Республикада үсентеләрне тәрбияләү эше алып барыла

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре яшь үсентеләрне карау белән шөгыльләнә. "Тоныкландыру һәм чистарту кебек урман хуҗалыгы чаралары башкарыла, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов. – Аларның максаты – урман утыртмаларының куелыгын көйләү, яшь үсентеләрнең токым һәм сыйфат составын һәм агачларны үстерү шартларын яхшырту".

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 июненә үсентеләрне карау өчен 104 гектардан артык мәйданда кисү эшләре башкарылган. Чирмешән, Саба һәм Болгар урман хуҗалыгы хезмәткәрләре югары эш темпларын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International