ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2019 елның 2 кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

2019 елның 27 августында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында агымдагы елның 2 нче кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак. Чара хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның зарури таләпләрен типик һәм массакүләм бозу очракларын аңлату максатында уздырылачак.

Ачык фикер алышуда катнашу өчен телефон аша шалтыратып теркәлергә кирәк: 8 (843) 221-37-29 яки мәгълүматларны электрон почта адресына юллап gkn.mlh@tatar.ru яки министрлыкка язмача мөрәҗәгать итү юлы белән.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ямашев пр., 37А йорт, каб. 309 (актлар залы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International