Узган атнада республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 443 мәртәбә патруль уздырган

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урманнарда 443 мәртәбә патруль уздырган һәм урман законнары бозылуның 16 очрагын ачыклаган, шул исәптән Зәй һәм Кама урманчылыклары урман фонды территориясендә законсыз урман утыртмаларын кисү фактына тап булганнар. Урман фондына китерелгән зыян күләме 5,5 мең сум, дип бәяләнә.

Ел башыннан бирле дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 17,7 меңнән артык патруль уздырылган, административ хокук бозулар турында 589 беркетмә төзелгән. Шулай ук урман фондына янәшә торучы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм мондый җир кишәрлекләреннән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International