Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Биектау һәм Арча муниципаль районнарында булды.
Биектау районында Равил Кузюров Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Яшь урманчы" мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге белән танышты, теплицаны, базислы урман питомнигын карады һәм ТР "Исләйтар урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Исләйтар урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре белән очрашты. Урманчылык бинасында узган очрашуда шулай ук район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты.
Җыелыш барышында агымдагы елның 7 аенда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эш йомгаклары тикшерелде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләүгә һәм санитар-савыктыру чараларын уздыруга аерым игътибар бирергә чакырды.
Арча районында министр шулай ук "Арча урманчылыгы" ДКУ һәм "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ коллективы белән очрашты. Киңәшмәдә дәүләт йөкләмәсе кысаларында башкарылган эшләр, шулай ук алдагы чорга бурычлар каралды.