Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Лаеш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында булды.
Лаеш районында министр Лаеш кишәрлеге урманчылыгының 1 нче кварталында янгынга каршы билгеләнешле урман юлларын реконструкцияләү эшләренең барышы белән танышты, ТР "Лаеш урман хуҗалыгы" ДБУ җитештерү участогын һәм базислы урман питомнигын карады. Шуның белән бергә Равил Кузюров "Лаеш урманчылыгы" ДКУ һәм "Лаеш урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре белән дә очрашты. Очрашу урманчылык бинасы базасында узды.
Киңәшмә барышында агымдагы елның 7 аенда оешмаларның эшчәнлегенә йомгак ясалды. Урманчылыкның урман фонды территориясендә урманнарны торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкаруга аерым игътибар бирелде. Очрашу ахырында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белгечләргә урман законнары бозылу очракларын кисәтү һәм ачыклау, шулай ук урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату буенча эшне көчәйтергә кушты.
Балык Бистәсе районында министр урман питомнигында булды һәм Арыш кишәрлеге урманчылыгының 46 нчы кварталында урман культуралары утыртуның сыйфатын, Теләче кишәрлеге урманчылыгының 14 нче кварталында урман культураларын агротехник карау эшен бәяләде. Шулай ук ул "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ һәм "Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ДБУ коллективы белән очрашты.