Татарстан урман хуҗалыкларында орлык әзерләү эше дәвам итә

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларында төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 29 августына 898 кг орлык әзерләнгән, шул исәптән ылыслы токымнар – 355 кг.

Иң күп орлык "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ бар. Шулай ук лидерлар арасында – "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ һәм "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ.

Исегезгә төшерәбез, быел республика урманчылары тарафыннан 11,4 мең килограммнан артык орлык әзерләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International