"Лаеш" ЯХС Рузил Насыйров "Иң яхшы урман янгынчысы – 2019" Бөтенроссия конкурсында катнашачак

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 2-5 сентябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Софрино шәһәр тибындагы бистәсендә "Иң яхшы урман янгынчысы – 2019" V Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм "Авиалесохрана" ФБУ оештыра.

Ярышларда Хабаровск, Красноярск крайларыннан, Төмән, Архангельск, Вологда, Тверь, Липецк, Ярославль, Брянск, Воронеж, Белгород өлкәләреннән һәм илнең башка төбәкләреннән 30 кеше катнашачак. Татарстан Республикасыннан "Урман янгыннары үзәге" ДБУ III типтагы "Лаеш" янгын-химия станциясе хезмәткәре Рузил Насыйров катнашачак.

Конкурс кысаларында урманнарны янгыннан саклауны законнар белән һәм норматив тәэмин итү, янгын сүндерү тактикасы, урман янгыннары җиһазлары, эзләү эшләре, хезмәтне саклау, табиб килгәнче ярдәм күрсәтү һ.б. өлкәләрдәге белемнәргә тест үткәреләчәк. Шулай ук катнашучыларга бензин пычкысы, мотопомпа һәм урман ут сүндергечләре белән эшләү буенча үзләренең физик әзерлеген һәм күнекмәләрен дә күрсәтергә туры киләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International