Республика районнарында урманчылыклар һәм урман хуҗалыкларының 2019 елның 8 ае эшенә йомгак ясала

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2019 елның 8 аенда Министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмәләр уза. Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов "Болгар урманчылыгы" ДКУ һәм "Әлки урманчылыгы" ДКУ утырышларында катнашты.

Киңәшмәләр кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре нәтиҗәләре, шулай ук алдагы чорга бурычлар тикшерелде.

Спас районында Илгизәр Зарипов шулай ук Болгар урман хуҗалыгының II типтагы янгын-химия станциясен, Әлки урман хуҗалыгының Әлки эш кишәрлеген карады.

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров бүген "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ, "Аксубай урманчылыгы" ДКУ һәм "Биләр урманчылыгы" ДКУ җыелышларында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International