ТР Арча муниципаль районында "Күп төрле урман ярышлары" конкурсы узды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

ТР Арча муниципаль районында "Күп төрле урман ярышлары" конкурсы узды. Анда 30дан артык кеше –"Арча урманчылыгы" ДКУ һәм "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре катнашты.

Конкурс шартлары нигезендә, анда катнашучылар тест уздылар һәм берничә гамәли биремнәрне үтәделәр. Конкурсантлар урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәләрдә үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре арасында беренче урынга Сурнар кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Юрий Николаев лаек булды. Икенче урынны – Тукай производство кишәрлеге башлыгы Рәфис Исламов, өченче урынны Тукай кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Фәнил Мәгъсүмов алды.

Урман осталары һәм урманчылар арасында беренче урынга Балтач кишәрлеге урманчылыгыннан Тәүфыйк Камалов, Сурнар кишәрлеге урманчылыгыннан Рамил Тимершәехов лаек булды. Икенче урын – Тукай производство кишәрлегенең урман остасы Алмаз Рәүповка, өченче урын – Тукай производство кишәрлеге урманчысы Вәдүт Сабировка һәм Тукай кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Алмаз Миннебаевка бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International