Республиканың урман тармагы белгечләре квалификация күтәрә

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курсларын уза. 2019 ел башыннан барлыгы 17 кеше – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре белем алган.

Укулар "Урман хуҗалыгы җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү гомумроссия институты" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һәм башкалар базасында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International