Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары арасында спартакиада башланды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган спартакиада башланды. Шулай итеп, агымдагы елның 16-19 сентябрь көннәрендә 1 нче, 2 нче, 3 нче һәм 4 нче курс командалары арасында футбол ярышлары узды. 

Өч көн нәтиҗәләре буенча беренче урынны 2 нче курс җыелма командасы алды. Икенче урында – 3 нче һәм 4 нче курс, өченчедә – 1 нче курс командалары.

Спартакиада кысаларында 2019-2020 уку елы дәвамында җиңел атлетика, баскетбол, волейбол, теннис, чаңгы ярышлары һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International