Республиканың Нурлат районында "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе үткәрелде

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Нурлат муниципаль районында "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе үткәрелде. Җыештыру эшләре Нурлат урманчылыгының Мамык кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясендә – Бутаиха бистәсенә илтүче юл буенда узды. Акциягә 30дан артык кеше – ТР "Нурлат урманчылыгы" ДКУ, ТР "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре, Мамык авыл җирлеге администрациясе һәм гражданнары, шулай ук Мамык урта мәктәбенең "Яшь урманчы" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар кушылды.

Акциядә катнашучылар көче белән урман фондыннан 5 куб.м. артык каты көнкүреш калдыклары һәм ауган агачлар чыгарылды.

"Бу акциянең максаты – урманнарда уңайлы санитар-экологик хәл булдыру гына түгел, ә безнең "яшел байлыкка" сакчыл караш тәрбияләү дә", – дип билгеләп үтте "Нурлат урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Галиев. – Ярдәм күрсәткәннәре өчен катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Акция әле башланды гына, без мондый чараларны ике ай дәвамында уздырачакбыз".

Исегезгә төшерәбез, "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы республикада 16 сентябрьдә старт алды. Акция барлык муниципаль районнарда да 16 ноябрьгә кадәр барачак. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм чыбык-чабыктан чистарту, чишмәләрне төзекләндерү, урмандагы чатырларны, аншлагларны һәм мәгълүмат такталарын төзәтү, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен дәресләр һәм экологик конкурслар үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International