Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышлар Казанда Ишкәкле спорт төрләре үзәге базасында узды.
Ярышларда Фәнил Әхмәдуллин, Нияз Имамиев, Алмаз Фәйзрахманов, Әнәс Сенгатуллин, Илфир Гыйбадуллин һ.б. составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.
Министрлык белгечләре ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы командаларына каршы уйнады.