Лубян урман-техника көллияте студентлары "Күп төрле урман ярышлары - 2019" һөнәри-кулланма ярышлары этабында 1 нче урын алды

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 17 сентябреннән 20 сентябренә кадәр Воронежның Г.Ф.Морозов исемендәге дәүләт урман-техника университеты базасында урман профиле буенча белем бирүче учреждениеләрдә укучылар арасында "Күп төрле урман ярышлары - 2019" дигән һөнәри-кулланма ярышлар узды. Чара Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән үткәрелде.

Ярышларда Россия Федерациясе субъектлары көллиятләре, техникумнары һәм югары уку йортлары командалары катнашты. Татарстан Республикасыннан "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары Нәгыйм Баһаветдинов (41 у/х төр.), Валерий Моисеев (41 у/х төр.) һәм Никита Павлов (31 у/х төр.) катнашты. Ярышлар барышында анда катнашучылар тест узды һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар белән эшләү һ.б. өлкәләрдә гамәли биремнәр үтәде.

"Күп төрле урман ярышлары – 2019" йомгаклары буенча җиңүчеләр арасында Лубян урман-техника көллияте студентлары да бар иде. Алар "Урман янгынын сүндерүне имитацияләү" этабында 1 нче урынны яулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International