"Урман чишмәсе" ("Лесной родник") мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Урман белгечләре" экологик квестында катнашкан

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Әлмәт районы, Урман-Кәләй урта мәктәбенең "Урман чишмәсе" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Урман белгечләре" экологик квестында катнашкан. Уен берләшмә җитәкчесе, география укытучысы Мария Грачева тарафыннан оештырылган.

Квест кысаларында викторина һәм эстафета үткәрелгән. Укучылар урман һәм анда яшәүчеләр, урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре, урманнарны торгызуның төп ысуллары, шулай ук үзләренең физик әзерлек дәрәҗәсе турында белемнәрен күрсәткән.

"Без даими рәвештә укучыларның әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге белемнәрен күтәрүгә юнәлтелгән шундый чаралар уздырабыз. Чиратта – "Татарстанның чиста урманнары" республика акциясендә катнашу", – дип билгеләде Мария Грачева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International