Узган атнада республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 397 патруль уздырган

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урманнарда 397 патруль уздырган һәм урман законнары бозылуның 6 очрагын ачыклаган. Шул исәптән Аксубай һәм Кызыл Йолдыз урманчылыкларының урман фонды территориясендә дә законсыз агач кисүнең 2 очрагы теркәлгән. Урман фондына китерелгән зыян күләме 9,2 мең сум, дип бәяләнә.

Ел башыннан бирле дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 19,4 меңнән артык патруль уздырылган, административ хокук бозулар турында 665 беркетмә төзелгән. Шулай ук урман фондына янәшә торучы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм мондый җир кишәрлекләреннән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында 1,3 мең кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International