Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләрен үткәрү, дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, урман фонды территориясен чистарту, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Докладларны тыңлаганнан соң, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хезмәткәрләргә республика территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексы үтәлешенә дәүләт йөкләмәсен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. "Бу төп урман хасил итүче токым орлыкларын әзерләүгә, киләсе елда урман культуралары өчен туфрак әзерләүгә, шулай ук санитар-савыктыру чараларын уздыру өчен диләнкеләрне бүлеп чыгару эшләренә дә кагыла. Ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре башкарылган эшләр турында министрлыкка вакытында актлар тапшырырга тиеш", – диде ул.
Шул ук вакытта Илгизәр Зарипов мәктәп урманчылыклары санын арттыру, Халыкара өлкәннәр көненә, "Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акциясенә багышланган чаралар үткәрү белән бәйле мәсьәләләрне дә билгеләде.