"Табигать варислары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Чиста яр" республика акциясенә кушылды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Чиста яр" республика акциясенә кушылды. Балалар Казансу елгасы ярларын чүп-чардан чистартты, барлыгы 500 метрдан артык озынлыктагы участок төзекләндерелде.

"Шулай ук без якын-тирә урманда да чүп-чар җыйдык. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрүе бик күңелле", – дип билгеләп үтте мәктәп урманчылыгында катнашучы Ильяс Галимов.

"Чиста яр" республика акциясе сулыклар ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм аларны саклау, җәмәгатьчелек активлыгын үстерү һәм гражданнарның табигатькә сак карашын үстерү максатларында үткәрелә. Акциядә җирле үзидарә органнары, учреждениеләр, оешмалар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша. Быел акция кысаларында чаралар 30 сентябрьгә кадәр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International