Татарстан урман хуҗалыкларында орлык әзерләү эше дәвам итә

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларында төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, агымдагы елның 25 сентябренә 2,1 мең кг орлык әзерләнгән, шулардан нарат – 377,6 кг, чыршы – 81,8 кг, карагач – 84,8 кг, имән – 1,2 мең кг, башка токымнар – 334 кг.

Ел башыннан бирле иң күп орлык "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ тарафыннан әзерләнгән. Шулай ук лидерлар арасында – "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ, "Лубян урман-техника көллияте" ДББУ һәм "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ.

Исегезгә төшерәбез, быел республика урманчылары тарафыннан 11,4 мең килограммнан артык орлык әзерләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International