Бүген Азнакай шәһәр мәдәният йорты базасында VI "Җир сулышы" дигән балаларның һәвәскәрлек берләшмәләре конкурсыда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, "Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге" ДБУ халык гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен һәм халык иҗаты әсәрләрен популярлаштыру һәм торгызу бүлеге мөдире Нәфисә Сәгъбиева, ТР "Азнакай урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Эльвир Хаҗиев һ.б. катнашты.
VI "Җир сулышы" дигән балаларның һәвәскәрлек берләшмәләре конкурсы 2019 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр "Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге" ДБУ тарафыннан үткәрелде. Бу конкурсның максаты балаларда һәм яшьләрдә табигатькә сак караш формалаштырудан, әйләнә-тирәлекне саклау өчен җаваплылык тәрбияләүдән гыйбарәт.
Конкурска республиканың 21 муниципаль районыннан 86 һәвәскәр балалар берләшмәсе проектлары тәкъдим ителгән. Аларда конкурста катнашучылар агач утырту, чишмәләрне төзекләндерү, экологик агарту эшләре, табигый материаллардан эшләнмәләр күргәзмәләре оештыру, "Бөтендөнья хайваннарны яклау көне", "Җир көне", "Халыкара кошлар көне", "Эколог көне" бәйрәмнәрен уздыру һ.б. эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен чагылдырган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, "7 яшьтән 12 яшькә кадәрге катнашучылар составында иң яхшы һәвәскәрләр берләшмәсе" номинациясендә лауреат исеменә Бөгелмә районының "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" МБУ Кече Бөгелмә авыл мәдәният йортының "Экознайка" студиясе, Азнакай районы Сукаеш авыл мәдәният йортының "Яшь эколог" клуб формированиесе һәм Әгерҗе районы Бима авылы мәдәният йортының "Ттабигать сөючеләр ЭКОотряды" лаек булган.
"13 яшьтән 16 яшькә кадәр катнашучылар составында иң яхшы һәвәскәрләр берләшмәсе" номинациясендә Тукай районы Иштирәк авыл мәдәният йортының "Тамчы" балалар театр коллективы, Чистай районы Йолдыз авыл мәдәният йортының "Экологик патруль" һәвәскәрләр клуб берләшмәсе һәм Сарман районы Каташ Каран авыл мәдәният йортының "Яшь табигать сакчылары" клубы җиңүче булган.
Шулай ук конкурста аерылып чыккан катнашучылар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, "Татарстан – Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте дипломнары белән бүләкләнде. Бөгелмә районының "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" МБУ Петровка мәдәният йортының "Ритм" һәвәскәрләр берләшмәсе, Аксубай районының Мюд авыл мәдәният йортының "Яшь натуралистлар" клуб формированиесе, Мөслим районының Салауз-Мухан авыл мәдәният йортының "Эколог" һәвәскәр клуб берләшмәсе, Сарман районы Әләмәт авыл мәдәният йортының “Табигать балалары” клуб формированиесе һәм Сарман районының Петровка Завод авыл мәдәният йортының "Яшь экологлар" клуб формированиесе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломнары беләнбүләкләнде.