Республиканың Спас районында "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе үткәрелде

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Спас муниципаль районында "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе үткәрелде. Җыештыру эшләре Болгар урманчылыгының Спас кишәрлеге урманчылыгы территориясендә – Болгар шәһәре янындагы урман биләмәсендә узды. Акциягә 40тан артык кеше – Болгар урманчылыгы хезмәткәрләре, "Чиста булачак" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар, шулай ук "П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе" ДБББУ укучылары кушылды.

Акциядә катнашучылар көче белән урман фондыннан 5 куб.м. артык каты көнкүреш калдыгы чыгарылды.

"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы республикада 16 сентябрьдә башланды. Акция барлык муниципаль районнарда да уза. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, чишмәләрне төзекләндерү эшләре, урмандагы беседкаларны, аншлагларны һәм мәгълүмат такталарын, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен дәресләр һәм экологик конкурслар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International