Республиканың урман тармагы белгечләре һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның урман тармагы белгечләре республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара. Әйтик, кичә, 25 сентябрьдә, ТР "Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ баш инженеры Рафаэль Мотыйгуллин "Чирмешән кадет интернат-мәктәбе" ДБББУ 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты.

Очрашу барышында Рафаэль Мотыйгуллин укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча алып барыла торган эшләр белән таныштырды. Шулай ук ул тармак һөнәрләре, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетындагы һәм Лубян урман-техника көллияте белгечлекләре турында да җентекләп сөйләде.

Очрашу ахырында Рафаэль Мотыйгуллин укучыларны 5 октябрьдә Чирмешән авылында "Урман атнкасы-2019" республика табигать саклау акциясе кысаларында узачак "Урман утырту көне"ндә һәм "Урманны саклыйк" россиякүләм акциясендә катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International