Бүген ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ төрле елларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү өчен хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләделәр.
Тантаналы чара башланганчы ветераннар ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышты, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасын, үлән чималын эшкәртү цехын һәм урман музеен карады. Дендрология бакчасында алар көче белән истәлекле агачлар – барлыгы 10 савыр үсентесе утыртылды.
Аннан соң кичке бәйрәм ашы оештырылды, ветераннар урман хуҗалыгында эшләгән елларын, шатлыклы һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшерде. ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Илгиз Зарипов һ.б. ветераннарга урман комплексы файдасына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.