ТР Биектау муниципаль районында Исләйтар урманчылыгының Ашыт кишәрлеге урманчылыгы территориясендә "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе узды. Анда 50дән артык кеше – ТР "Исләйтар урманчылыгы" ДКУ, ТР "Исләйтар урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре, Алан-Бәксәр авылы халкы, Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты.
"Акция нәтиҗәләре буенча урман фондыннан 4 кубометрдан артык каты коммуналь калдык чыгарылды, – дип сөйләде "Исләйтар урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Мурат Ибраһимов. – Ярдәм күрсәткәннәре өчен бу эштә катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Мондый чараларны ноябрь уртасына кадәр үткәрәчәкбез".
"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы республикада 16 сентябрьдә башланды. Акция барлык муниципаль районнарда да уза. Аның кысаларында урман фонды территориясе каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм чыбык-чабыктан чистартыла, чишмәләр төзекләндерелә, урмандагы чатырлар, аншлаглар һәм мәгълүмат такталары төзәтелә, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен дәресләр һәм экологик конкурслар үткәрелә.