ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман тармагы ветераннарын котладылар

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта республиканың урман тармагын төрле елларда үстерү өчен хезмәт куйган ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.

Тантаналы чараны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты.

"Сез озак еллар урманга хезмәт иттегез. Минем аңлавымча, "хезмәт итү" сүзтезмәсе урманчыларның гади булмаган, әмма ләкин намуслы хезмәтен төгәл тасвирлый, – дип билгеләп үтте министр. – Тармак үсешенә керткән өлешегез, республикабыз өчен күпьеллык, нәтиҗәле хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм".

Равил Кузюров ветераннарны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар белән кыскача таныштырып үтте. "Без сезгә тигезләнергә тырышабыз. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телим. Һәр көнегез шатлык һәм бәхет белән тулып торсын", – диде ул.

Аннан соң ТР урман хуҗалыгы министры быел юбилейларын билгеләп үткән ветераннарга бүләкләр тапшырды. Урман хуҗалыгында күпьеллык хезмәтләре өчен Әлфия Җамалиева һәм Зиннур Хәйруллин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Мөхтәрәм кунакларны шулай ук элеккеге урман хуҗалыгы министры Валерий Власов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Илгиз Зарипов такотлады.

Ветераннар чәй өстәле артында урман хуҗалыгында эшләгән елларын, якты, шатлыклы һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшерде, үз тәҗрибәләре һәм тармак үсеше турында күзаллаулары белән уртаклаштылар. Даими игътибар һәм ярдәм күрсәтелгәне өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International