Кичә, 1 нче октябрьдә, бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында тантаналы чара үткәрелде, анда урман тармагы ветераннары чакырылган иде. Шулай ук урман хуҗалыгы ветераннарын муниципаль районнарда да котладылар. Әйтик, "Әгерҗе урманчылыгы", "Чирмешән урманчылыгы", "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ветераннар янына барды һәм аларга бүләкләр тапшырды.
ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Мөслим районының Мөслим авылында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Ул район мәдәният йортында узды.
Ветераннарга республика файдасына башкарган фидакарь хезмәтләре өчен район башлыгы Рамил Муллин һәм министр урынбасары Рәис Гомәров рәхмәт белдерде.
"Без өлкән буынга тыныч күк йөзе һәм сугыштан соңгы авыр елларда илебезне торгызу өчен бирелгән көч-хезмәте өчен чиксез бурычлы. Рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен сүзләр сайлап алуы да җиңел түгел. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телим", – диде Рәис Гомәров.
Әлеге чара районның иҗат коллективлары катнашында бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды.