Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Гыйльмановлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы, Габделбарый Алим улы Гыйльманов вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Габделбарый Гыйльманов искиткеч, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кеше, урман хуҗалыгының чын профессионалы иде. Аның турында якты хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калыр.

Габделбарый Алим улы Гыйльманов (11.05.1937-03.10.2009) урман тармагына 27 еллык гомерен багышлады. Зәй урман хуҗалыгы технигы, механигы, Кәләй урман хуҗалыгы баш инженеры кебек постларда эшләде. 1972 елдан 1993 елга кадәр ул Кәләй урман сәнәгатен җитәкләде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен 1992 елда "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International