Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев "Каенкай" мәктәп урманчылыгында дәрес үткәрде

2019 елның 4 октябре, җомга

Кичә, 3 нче октябрьдә, ТР "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә булды. Анда ул "Каенкай" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен "Татарстан Республикасында урманнарны саклау турында" дигән темага дәрес үткәрде.

Дәрес барышында Нияз Таҗмиев укучыларга урманнарның экологик, икътисадый һәм социаль вазыйфалары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге турында сөйләде. Шул ук вакытта җитәкче-урманчы урман тармагы һөнәрләренә дә тукталды.

Дәресләрдән соң "Каенкай" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар мәктәп территориясендә зәңгәр чыршы үсентеләре утыртты. Барлыгы 10 агач утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International