"Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акциясе кысаларында Татарстанда 1,5 миллионнан артык үсенте утыртылды

2019 елның 5 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында "Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акциясе һәм "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утыртылды. Казан шәһәрендә акциянең үзәк мәйданы булып 7нче шәһәр клиник хастаханәсе территориясе торды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Россиянең Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе рәисе Динә Гайзатуллина, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм 7нче шәһәр клиник хастаханәсе хезмәткәрләре катнашты.

"Без елга ике тапкыр – язын һәм көзен агач утырту буенча шундый акцияләр үткәрәбез. Бу мәйданчык ТР сәламәтлек саклау министры тәкъдиме буенча сайланды, бүген биредә 400 артык Европа чыршысы утыртылачак. Акция республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәрләрендә уза, бүген шулай ук истәлекле агачлар, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә аллеялар салына, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Без республика халкына урман ресурсларын саклауга һәм арттыруга ярдәм иткән өчен бик рәхмәтле".

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хастаханәләр тирәсендә шәһәр тирәлеген үстерү кирәклеген билгеләде. "Ышанам ки, мондый парклар безнең пациентларның тизрәк сәламәтләнүенә ярдәм итәчәк", – диде ул.

Акция Казан шәһәреннән тыш тагын өч мәйданчыкта узды – Биектау муниципаль районының Сосновка һәм Колсәет торак пунктлары янында һәм Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы янында. Бу территорияләрдә урман утырту өчен 60 мең тирәсе утырту материалы файдаланылды. Татарстан Республикасы буенча бүген барлыгы 300 гектардан артык мәйданда 1,5 млн. үсенте (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш үсентеләре) утыртылды. Акциягә 21 меңнән артык кеше кушылды.

Быел "Урман атнасы" республика табигать саклау акциясе 5 нче октябрьдән 12 нче октябрьгә кадәр узачак. Аның кысаларында урман тармагы белгечләре агач утырту, урман фонды территориясен чистарту, урманнарда ял итү урыннарын төзекләндерү, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру, урман үсемлекләре орлыкларын җыю эшләрен башкарачак һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрәчәк.

2018 елда акциядә 20 меңнән артык кеше катнашкан иде. Алар тырышлыгы белән республикада 300 га мәйданда истәлекле агачлар, аллеялар һәм яңа урман утыртмалары булдырылды, урман фондыннан 1,1 мең куб.м. артык каты көнкүреш калдыгы һәм ауган агач чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International