Мәктәп урманчылыкларының "Иң яхшы мәктәп урманчылыгы – 2019" россиякүләм смотр-конкурсына гаризалар кабул ителә. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.
Конкурс Россия Федерациясе субъектларының белем бирү һәм урман хуҗалыгы оешмалары базасында эш итүче мәктәп урманчылыклары арасында 4 номинация буенча үткәрелә:
– "Урман торгызу";
– "Урманны саклау һәм яклау";
– "Мәгърифәтчелек эшчәнлеге";
– "Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру".
Конкурста катнашу өчен 2019 елның 25 нче октябренә кадәр мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында электрон адреска игълан ителгән номинация буенча анкета-заявка һәм материаллар җибәрергә кирәк: iri-vukolova@yandex.ru.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: http://rosleshoz.gov.ru/activity/education/best_school_forestry?d4dbd10b53983805e9ab5a972e1a3e47.