"Зәй урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре тарафыннан урман фонды янындагы территориядә рөхсәтсез чүплекне бетерү буенча эш башкарылган. 2,5 тоннадан артык чүп чыгарылган.
Пычрану факты турында хәбәр "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша алынган, анда гражданнардан урман фонды җирләрен көнкүреш чүп-чары белән пычрату турында күп санлы мөрәҗәгатьләр даими килеп тора.
Чүпне чыгару урман контроле компетенциясенә кермәсә дә, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре даими рәвештә көнкүреш чүп-чарын үз көчләре белән җыештыра, актив гражданнарны җәлеп итеп, урманнарны чистарту буенча акцияләр оештыра.