ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елгы янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек башланды

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елгы янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек башланды. Хәзерге вакытта чаралар комплексы кысаларында "Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы" эшләнә.

Әлеге документта республика урманнары, урман янгыннары формированиеләре саны, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлары, урманнарда янгын куркынычлыгы дәрәҗәсенә туры китереп мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе һ.б. турында белешмәләр күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, урман тармагы белгечләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2020 елга урманнарда янгынга каршы профилактика буенча эш планын үтәүгә кереште. Аның кысаларында урман янгыннарын кисәтү буенча халык арасында аңлату эшләре алып барылачак (урман турында лекцияләр, әңгәмәләр үткәрү, ут белән сак эш итү кирәклеге, учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре катнашында район киңәшмәләрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау һ.б.).

Татарстан урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган сезон 2020 елның 15 апрелендә башланыр, дип көтелә.

Белешмә өчен. 2019 елда Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор 15 апрельдә башланды һәм 10 октябрьдә тәмамланды, ул 179 көн дәвам итте. Әлеге вакыт эчендә башка категориягә караган җирләрдә, гомуми 354,7 гектар мәйданда янып китүнең 663 очрагы теркәлгән. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның карамагындагы учреждениеләр, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, муниципаль районнарның башкарма хакимияте органнары хезмәткәрләренең җайга салынган бердәм тырышлыгы, шулай ук янгынга каршы үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә республикада 2011 елдан башлап 2019 елга кадәр янгын чыгу хәтәре янаган чорларда гадәттән тыш хәлләр булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International