Республикада әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү һәм республика халкына экология буенча белем бирүгә юнәлтелгән төрле чаралар узачак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы табигатьне саклау буенча «Урман утырту көне» һәм «Татарстанның чиста урманнары» акцияләрен уздырачак.