Урманга хезмәт итүчеләргә лаеклы бүләкләр

2013 елның 19 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Карары белән «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Буа урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Николай Петрович Белов һәм Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе-урманчы Васил Нурулла улы  Гыйззәтуллин бүләкләнде.

   «Татарстан Республикасы атказанган урманчысы» дигән мактаулы исем Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы урман мастеры Ринат Габделфәрт улы Кашаповка бирелде.

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы питомнигы җитәкчесе Алмаз Йосыф улы Әхмәтовка, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы юридик бүлеге җитәкчесе Марина Вячеславовна Зайцевага бирелде.

Бүләкләрне йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International