«Татарстан» проекты «Таймс» газетасында

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев «Таймс» (Великобритания) газетасы журналистлары Лаура Джанес һәм Мартин Родригес Вилла белән очрашты. «Таймс» - 200 еллык тарихы булган дөньяда иң күренекле басмаларның берсе.  

      «Таймс» газетасында Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалы турында статьялар сериясе әзерләнә. Дөньяда җәмгыятьнең экология проблемалары белән кызыксынуы арткан саен,  кешенең яшәү тирәлеге сыйфаты турында сораулар туа башлады. Республиканың урман хуҗалыгы белән кызыксыну нәкъ менә шул сәбәпле туган.

Министр Наил Мәһдиев тармакта гамәлгә ашырыла торган инновацион проектлар белән таныштырды, журналистларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International