Урман хуҗалыгы елы йомгакланды

2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Министр Наил Мәһдиев Дәүләт казна учреждениеләре-урманчылыклар җитәкчеләре һәм участок урманчылары, «Урман» дәүләт бюджет учреждениеләре директорлары катнашында киңәшмә уздырды.

Министрның беренче урынбасары Харис Мусин, саклагыч урманнар, урман питомниклары, дәүләт контроле, урманнарның тиешле санитария халәтенә басым ясап, башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Министр урынбасары Рамил Мәхмүтов чыгышында «Урман» дәүләт бюджет учреждениеләре төп көчне урман сәнәгате продукциясен җитештерүгә юнәлтүен әйтте.  Урманчылыкларның кайберләренең һәм «Урман» учреждениеләре хезмәткәрләренең Казан үзәгендәге тарихи биналарны торгызу программасында катнашуы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан югары бәяләнде. 

Киңәшмәне йомгаклап, министр Наил Мәһдиев урман питомниклары җитештерү культурасы югары  дип табылган питомниклары булган «Урман» ДБУ директорларына Мактау грамоталары тапшырды.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International