Очрашу өчен яхшы сәбәп

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Афанасий Данилов урманчыылк хезмәткәрләренең Иж-Бубый мәктәбе укучылары белән очрашуын оештырды һәм «Чикләвеклек» паркында ачык дәрес уздырды.  Күрсәтмә экспонат сыйфатында укучылар өчен саф һавалы кышкы урман файдаланылды. Урманчылык хезмәткәрләре мәктәп укучыларына урманда яшәүче хайваннар, аларның ничек кышлавы турында гына түгел,  ә мәктәп урманчылыгы эшләре турында да сөйләде. Балалар дәрестә ясаган җимлекләрен агачларга элеп, кошларны өйдән алып килгән ярма һәм ашлык белән сыйладылар.   

Урманда узган ачык дәрестән соң,  балаларны урманчылык конторасына алып килделәр. Әгерҗе урман хуҗалыгы музеенда алар файдалы мәгълүмат туплады, урман хуҗалыгы ветераннары сурәтләнгән истәлекле фотоальбомнарны карадылар. Экскурсия вакытында Афанасий Михайлович Данилов урманчы һөнәренең асылы һәм әһәмияте, урманчы һөнәренә әзерли торган югары уку йортлары турында сөйләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары аның чыгышын зур игътибар белән тыңладылар, Лубян урман-техник көллиятен дә барып күрү теләкләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International