Кәҗәболаннар «Степной» заказнигында кунакта

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе

Җирне калын кар катламы каплагач, хайваннарга ризык табу тагын да кыенлаша. Аларга ярдәмгә дәүләт табигый заказнигы хезмәткәрләре килә. Лениногроск районындагы «Степной» заказнигында тояклы хайваннар дөньясының бик матур һәм бик сирәк очрый торган төре – кәҗәболаннар яши. Алар солы һәм печән салынган җимлекләр янына бик теләп җыела. Шунда ук бик күп кошлар да очып килә. «Ашаханәдә» булганнан соң, заказник инспекторлары әлеге куркак хайваннарны фотога төшереп кала алган.  

Әлеге яхшы эшне заказникның инде күптәнге ярдәмчесе  «Роснефтекомплект» генераль директоры Владимир Алексеевич Рослов җитәкли. Хайваннарны өстәмә ашату өчен фермерлардан 250 кг печән һәм 270 кг солы сатып алынган. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы  В.Рословка «Степной» заказнигы белән  республикабызның хайваннар дөньясын торгызу юнәлешендә күпьеллык хезмәттәшлеге өчен тирән рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International