Дәүләт казна учреждениеләре-урманчылыклар җитәкче-урманчылары 2013 ел чыгарылыш укучылары белән очрашулар оештыра

2013 елның 5 феврале, сишәмбе

Казан дәүләт аграр университеты урман хуҗалыгы һәм экология кафедрасы укытучылары белән берлектә алар февраль ае дәвамында республиканың күп районнарында мәктәпләрдә булачак.

Урманчылар Татарстан Республикасында урман хуҗалыгының торышы һәм перспективалары, КДАУ тәмамлаганнан соң эш урыны булган урманчылыкларда хезмәт шартлары турында сөйләячәк.    

2012 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учрежедениеләрендә университетны тәмамлаган ун белгеч эшкә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International