Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донскойны һәм Су ресурслары Федераль агентлыгы җитәкчесе Марина Селиверстованы ябык тамыр системалы үсентеләр үстерү буенча Европада иң эре үзәк белән таныштырды. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Сергей Донскойга республикада урманны торгызу эшләренең планнарын, Идел буе федераль округында УСОҮ тудыра торган мөмкинлекләр турында җиткерде.
Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең уку залында Россия министрына 2012 елда Татарстан урманчылыкларында тәҗрибә вариантында файдаланылган «Дәүләт урман реестры» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эше күрсәтелде.
Сергей Донской һәм Марина Селиверстова зур кызыксыну белән министрлыкка караган учреждениеләрдә җитештерелгән продукция белән танышты, Арча һәм Саба мәктәп урманчылыклары балалары белән очрашу турында аеруча җылылык белән искә алдылар. «Бары тик балачактан гына әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләп була», - диде Россия табигать ресурслары һәм экология министры.