Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге белгечләрен өйрәтү

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе

Саба урманчылыгындагы Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә технологик җиһазлар китерүче Швециянең BCC AB компаниясенең урман питомниклары буенча өлкән киңәшчесе Стеллан Карлссон үзәк белгечләре өчен лекцияләр һәм семинарлар циклын укыды. Үзәкнең уку классларында оештырылган дәресләрдә орлыкларны сыйфатлы итеп утырту, сертификацияләү һәм ябык тамыр системалы үсентеләрне үстерү буенча эшләр комплексының башка аспектлары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International