Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы чаңгы юлында

2013 елның 2 марты, шимбә

Яшел Үзән шәһәре «Маяк» спорт комплексы  базасында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының чаңгы ярышлары узды.

Ир-атлар арасында 3 км, хатын-кызлар арасында 1 км арага ярышларда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы – яшь белгечләр Зәлия Миңнуллина, Рушания Камалова, Наил Мирсияпов һәм Тимур Галиев яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International