Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов Татарстанның урманнарны үзләштерү буенча инвестицион проектлары схемасын билгеләп узды

2013 елның 4 марты, дүшәмбе

«Российская газета» журналисты белән «Свои в доску. Лесная отрасль ждет притока инвестиций» дигән әңгәмәсендә Николай Кротов болай диде: «Закон кысаларында Татарстан Республикасы кулланган бик матур схема бар. Анда Төркия инвесторлары үзенчәлекле икътисад зонасында эре завод төзиләр. Ә төрекләргә Хөкүмәтнең №419 «Урманнарны үзләштерү өлкәсендә өстенлекле инвестицион проектлар исемлеген төзү һәм раслау турында Нигезләмә» дигән постановлениесе  буенча да, аукцион аша да бер гектар җир дә арендага бирелми. Ләкин Татарстан Республикасы Президенты миллион кубометрга якын кирәкле чимал күләмен регион территориясендә башкарылган урман хуҗалыгы чараларын башкару хисабына бирәчәкләрен гарантияли».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International