Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ял итү урыннарын төзекләндерү проектлары расланды

2013 елның 11 марты, дүшәмбе

Федераль, республика күләмендә әһәмияткә ия булган автомагистральләр уза торган урман буйларында, кешеләр ял итәргә йөри торган урыннарда юлчыларга туктап ял итәр өчен урыннарны төзекләндерү ничек башкарылырга тиеш?  Ял итү урыннары буенча үз проектларын министрлыкка барлык урманчылыклар да бирде. Проектларга таләпләр – кече формадагы архитектура урманның гармониясен һәм аурасын бозмаска, кабатланмаска һәм халык өчен уңайлы урында булырга, урманның токымнарына туры килергә тиеш.

2013 елгы язгы-җәйге сезонга барлык урманчылыкларда 135 ял итү урыны ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International