Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә иминият фондына салыр алдыннан урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү эшләре бара

2020 елның 20 ноябре, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә иминият фондына салыр алдыннан урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү эшләре дәвам итә. «Шушы көннәрдә Арча урман хуҗалыгы әзерләгән гади наратның яңа уңыш орлыклары кайтартылды. Партиянең массасы 5 килограмм тәшкил итте, – дип сөйләде «Татарстан урман орлыгы станциясе» бүлеге җитәкчесе Елена Мурзаева. – Хәзерге вакытта орлыклар норматив таләпләргә туры китереп сынау уза. Сыйфат турында документ алынганнан соң, алар иминият фондына салынырга мөмкин».

Исегезгә төшерәбез, урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды, уңышсыз еллар булган очракта, урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен тәэмин итү максатында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды. Орлыклар ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендәге махсуслаштырылган складында саклана. Хәзерге вакытта фондта 317 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән 164 кг – нарат, 139 кг – чыршы, 14 кг – карагай орлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International