Россиянең Табигать ресурслары миистрлыгы урманнардан файдалануның яңа төрен кертергә тәкъдим итә

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы РФ Урман кодексының 25 статьясындагы 1 өлешенә урманнардан файдалануның яңа төрен кертергә тәкъдим иткән. Ул «Балык хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыру» кебек яңгырый. Россия Федерациясе хөкүмәте Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов тарафыннан Министрлар Кабинеты утырышына чыгарылган тәкъдимне хуплаган.

«Биологик су ресурсларын табу хокукына ия булган гражданнар балыкчылык өчен кирәкле урман кишәрлеген арендага алу килешүен төзергә хокуклы дип тәкъдим итәбез. Мәсәлән, яр буе урман кишәрлекләрендә капиталь булмаган объектлар урнаштырырга кирәк: кирәк-яракларны киптерү җайланмалары, инвентарь саклау урыннары, стационар булмаган суыткычлар. Ассызыклап узам, әлеге хокук урман кисүне күздә тотмый. Фәкать капиталь булмаган объектларны урнаштыру гына», – дип шәрехләгән Александр Козлов.

Урнаштырылырга мөмкин булган барлык объектлар да әлеге урманнарның билгеләнгән хокукый режимнарына туры килергә тиеш. Урман утыртмаларын кисү катгый тыела. Сүз уңаеннан, шундый ук тәҗрибә җир асты байлыкларыннан файдалану, аучылык хуҗалыгы, урман фонды җирләрендә авыл хуҗалыгы буенча эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыру өлкәсендә бар инде.

Хөкүмәт «Россия Федерациясе Урман кодексына балык хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыру өчен урманнардан файдалану өлешендә үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон проектын хуплау һәм аны билгеләнгән тәртиптә РФ ФҖ Дәүләт Думасына кертү турында карар кабул иткән.

 

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International