ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә башкарыла торган эшләр турында сөйләде

2021 елның 1 мае, шимбә

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә санитар-экологик икеайлык һәм «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелә торган эшләр турында чыгыш ясады.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле Министрлык карамагындагы учреждениеләр белгечләре тарафыннан 62 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланды һәм урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 ст. буенча административ хокук бозулар турында 27 беркетмә төзелде, дип сөйләде. Республиканың урман фондыннан 125 куб. метр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган.

«19 апрельдә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең язгы этабы башланып китте», – дип билгеләде министр. – Узган шимбәдә урманчылыклар территорияләрендә акциянең үзәк чаралары оештырылды. Аларга 2 меңгә якын кеше кушылды».

Акция нәтиҗәләре буенча урман фондыннан 900 куб. метрдан артык чүп-чар, коры-сары һәм ауган агачлар чыгарылган. Болар белән берлектә, урман тармагы хезмәткәрләре 22 чишмәне төзекләндергән, 187 аншлаг, мәгълүмат такталары һәм урманнарга йөрүче гражданнар өчен ял итү урыннарын төзекләндергән.

Равил Кузюров шулай ук урман культуралары эшләре һәм 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга да кыскача тукталып узды. Ул хәбәр иткәнчә, быел республикада «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 3855 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак. Моннан тыш, 1748 га мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, Азнакай муниципаль районы чикләрендә 1650 га мәйданда саклагыч урман үсентеләре утыртылачак.

«Шул рәвешле, 2021 елда Татарстанда барлыгы 7253 гектарда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылачак, – диде ул. – Бүгенге көндә 5180 гектарда урман торгызу чаралары үткәрелде, бу – планның 71 проценты».

15 апрельдә республикада урманнарда чираттагы янгын куркынычы сезоны ачылды. Татарстан Республикасында урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция эшли. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, быел 1 нче майга Татарстан Республикасы территориясендә 335 термик нокта теркәлгән. «Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, урман фондына якын җирләрдә теркәлгән янгыннар саны 2 тапкырга арткан, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Муниципаль районнардагы җитәкчеләрдән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм башка категорияләрдәге җирләрдә коры үләнне һәм урып-җыюдан калган калдыкларны яндыруга юл куймау чараларын үткәрүдә булышлык күрсәтүләрен сорыйм сорыйм».

«8 нче майда Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак. Фронттан өйләренә, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтмаган 350 мең татарстанлының батырлыгы истәлегенә 350 мең үсенте утырту планлаштырыла. Форсаттан файдаланып, барыгызны да акциягә кушылырга чакырам», – диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International