Бүген Министрлыкта М-12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше проектын гамәлгә ашыру кысаларында компенсацияле урман торгызу мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Фикер алышуда министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов, Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, республикадагы урманчылыкларның җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты. «Әлеге трассаны төзегәндә урман фонды җирләрен сәнәгый җирләргә күчерү күздә тотыла, – дип билгеләп үтте ул. – Барлыгы 280 гектар җир күчерелер дип көтелә. 212-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Автодор» компаниясе компенсацияле урман торгызу эшләрен башкарырга тиеш булачак».
Киңәшмә барышында компенсацияле урман торгызу өчен кишәрлекләр сайлау, эшләрне башкару сроклары, аларны кабул итү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, файдалы казылмалар эзләү һәм чыгару, сусаклагычларны, гидротехник корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү, линияле объектларны төзү, реконструкцияләү, эксплуатацияләү, шулай ук агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү өчен урманнардан файдаланучы затлар, Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясе чикләрендә киселгән урман утыртмалары мәйданына тигез мәйданда урманнарны торгызу яки урманнарны үрчетү эшләрен башкарырга тиеш. Бу урман кишәрлегенең (мондый кишәрлек мәйданына тигез мәйданда) максатчан билгеләнешен үзгәртү турында гариза яки үтенеч белән мөрәҗәгать иткән затларга да кагыла, шул исәптән урман фонды җирләрен башка категорияле җирләргә күчерүгә бәйле рәвештә дә, урман фонды җирләрен махсус сакланыла торган территорияләр һәм объектлар җирләренә күчерү очраклары гына искәрмә булып тора.
Белешмә өчен. М-12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы ТР Кайбыч, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч һәм Апас муниципаль районнары территорияләре буенча узачак.