Быелдан башлап ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр, ягъни урман хуҗалыкларындагы хезмәткәрләр агачларның төп урман барлыкка китерүче төрләреннән 702,4 кг орлык әзерләгән. Моның 378 кг – нарат, 207,4 кг – чыршы, 22 кг – карагай, 70 кг – каен һәм 25 килограммы – юкә орлыгы.
Республиканың Мамадыш, Минзәлә һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары орлык әзерләү буенча алдынгылардан санала.
Исегезгә төшерәбез, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасы урманнарын саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Проект буенча, быел иң аз дигәндә дә 11455 килограмм күләмендә орлык әзерләргә кирәк. Шунысын да искәртик, орлыкның күпчелек өлеше быелның икенче яртсында җыелачак.