Казандагы министрлыклар һәм ведомстволардагы белгечләр һәм хезмәткәрләр Зәңгәр күл, Боровое Матюшино бистәсе янында урман утыртуда катнашты. Урман утырту көне акциясе Татарстанның барлык районнарында узды. Алдан билгеләп куелган участокларда 18 майда 1 миллион 248 мең агач үсентесе утыртылды. Яңа барлыкка килгән урманнар мәйданы 268 гектар тәшкил итә. Акциядә исә барлыгы 15 мең кеше катнашты. Бөтенроссия Урман утырту көне кысаларында, яшел эстафетага кушылып, туган республикабыздагы экологияне яхшырту өчен татарстанлылыр шундый өлеш кертте.